Эпидемия башланганнан бирле республикада 8 556 кеше коронавирус йоктырган. Аларның 53е дәваханәләрдә дәвалана. Бер пациент авыр хәлдә. 515 кеше өйдә дәвалана. Соңгы тәүлектә – 48, барлыгы 7952 кеше савыккан.
Шул ук вакытта, Бөрҗән районында 23 сентябрьдән коронавирус инфекциясе таралуга бәйле чикләүләр кертелгән. Бу хакта районның җитәкчесе Газиз Манапов хәбәр итте.
Алдагы ике атнада районда күп кеше катнашлыгындагы чаралар тыела, Иске Собхангол авылында базар эшчәнлеге туктатылып тора, мәктәпләр дистанцион укытуга күчкән. Әлегә районда коронавирусның 14 очрагы теркәлгән.
Фото: “Башинформ”