16 сентябрьдә EgyptAir авиакомпаниясенең Мисырның башкаласы Каһирәдән Лондонга очучы рейсын ашыгыч рәвештә Мюнхенда утыртырга туры килгән. Чөнки очкычта бер пассажирканың тулгагы башланган.
Хәер, кыз бала самолетның утырганын көтеп тормый, туарга ашыга. Бәхеткә, бортта табиб була. Ул экипаж әгъзалары ярдәмендә баланы якты дөньяга кабул итә.
Үз Твиттерында авиакомпания "яңа туган сабый гомерлек авиабилет алачак һәм гомере буе EgyptAir рейслары белән бушлай очачак", дип белдергән.
Дөрес, бераз вакыт узгач, бу бүләк авиакомпаниянең Мюнхен рейсларына гына кагыла, дигән мәгълүматы пәйда булды. Ярар, анысы да начар түгел, гомерлек бүләк бит әле ул!