Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
26 сентябрь 2020, 23:25

Зубово госпиталендә чирлеләр коридорда ята диюләре дөресме?

Республиканың бер мәгълүмат чарасында “Зубово госпиталендә урыннар юк, чирлеләрне коридорга салалар, шунда ук дәвалыйлар” дигән хәбәр дөнья күрде.

Бу уңайдан республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы комментарий бирде.
“24 сентябрьдә, чынлап та, инфекция юнәлеше буенча госпитализацияләр нык күп булды. Терелүчеләр чыгып киткәннән соң палаталарга санитар эшкәртү үткәргәнче кайсыбер пациентлар коридорга урнаштырылып тордылар (регламентка ярашлы, санитар эшкәртүдән соң күпмедер вакыт үтәргә тиеш). 24 сентябрь кичен һәм 25 сентябрьдә бу вакыйга хәл ителде, бар пациентлар да палаталарга урнаштырылды”, – диләр Министрлыкның матбугат хезмәтеннән.
Пандемия башланганнан алып, республикада 8592 кешедә коронавирус ачыкланды. Кызганычка, бу вирус әлегә чигенергә ашыкмый шикелле.
Читайте нас: