28 сентябрьгә COVID-19 белән зарарланган 8 708 кеше теркәлгән. Соңгы тәүлек эчендә 39 яңа очрак ачыкланган.
“Бу илдәге һәм дөньядагы гомум эпидемиология хәле белән бәйле. ОРВИ, грипп һәм яңа коронавирус инфекциясе сезоны башланды", — дип хәбәр итте Хөкүмәттәге киңәшмәдә сәламәтлек саклау министры Максим Забелин.
Дәваханәләрдә расланган "коронавирус" диагнозы белән 57 кеше дәвалана. Өч кешенең хәле авыр, икесе — реанимациядә. Барлыгы республикада — 8089, соңгы атнада 197 кеше сәламәтләнгән. Төбәк территориясендә 23 лаборатория 978 мең пациентны тикшергән.
"Йогышлы авырулар дәваханәсе "тулы" режимда эшли. Әмма тиешенчә эшләргә дә, чиргә каршы коралланырга да кирәк. Без битлек кию, кул юу, дистанцияләр саклау турында пропаганданы көчәйтәчәкбез. Кешеләрдән моны үтенергә кирәк. Бүген “Башавтотранс” автобусларының да салонга пассажирларны шәхси саклану чараларыннан башка кертүе дә билгеле”, — диде республика Башлыгы.
Шулай ук Радий Хәбиров 11 октябрьдә Республика көне билгеләнүе һәм бер урында 50дән артык кешене җыюны тыю турында да искә төшерде. Төбәк җитәкчесе муниципалитет башлыкларына бу шартларда бәйрәмне ничек билгеләп үтү турында уйларга киңәш итте.