Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
28 сентябрь 2020, 13:10

Радий Хәбиров: Анда эләгергә язмасын

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Фейсбук”тагы сәхифәсендә язылучылары белән Зубово авылында урнашкан йогышлы авырулар госпитале сурәте белән уртаклашкан. Фотосурәттә дәваханә төнлә югарыдан төшерелгән.

“Бу Зубоводагы йогышлы авырулар дәваханәсе. Матур күренә. Әмма берегезгә дә анда эләгергә киңәш итмим. Үзегезне саклагыз! Барыгызга да сәламәтлек телим!” – дип мөрәҗәгать иткән төбәк халкына Радий Хәбиров.
Узган тәүлекләрдә республикада коронавирустан үлүчеләр саны 39га җитте. Эпидемия башланганнан бирле 8 669 кешегә бу диагноз куелды. Стационарларда 55 авыру ята. Өч кешенең хәле катлаулы дип бәяләнә. Ковид-19дан вафат булучылар саны 39га җитте.
110 кеше дәваханәдән тыш пневмония йоктырып дәваханәләргә эләксә, 78 авыру бу чирдән терелеп чыккан.
Яңа госпиталь курай чәчәген хәтерләтә. Гомум мәйданы 16 мең кв.м. булган бер катлы бина тиз төзелә торган модульле конструкцияләрдән күтәрелгән. Анда 100 бокс-палата һәм 18 реанимация бар. Составына диагностика, дезинфекция, лаборатория, аптека һәм үзәк стерилизация бүлекләре кергән. Табиблар өчен тулай торак та каралган. Тулы йөкләнеш булган очракта инфекцион үзәк 470 кешене кабул итә ала. Объектны 2 айдан ким вакыт эчендә төзеделәр.
Читайте нас: