Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
1 октябрь 2020, 18:45

“Сәлам” тапшыруы изоляциягә киткән

БСТ каналындагы иртәнге “Сәлам” тапшыруы коронавируска шик булу аркасында тулы составы белән үзизоляциягә киткәннәр.

Тапшыруның яңа чыгарылышлары урынына моңа кадәр чыкканнары күрсәтеләчәк.
“Башкортостан” телерадиокомпаниясенең генераль директоры Рөстәм Зарафутдинов шундый аңлатма бирде:
“Хезмәткәрләрнең берсендә пневмониягә шик булу аркасында һәм инфекция таратмау максатында без вакытлыча, бер атнага, “Сәлам” тапшыруының иҗади составын изоляциягә җибәрергә булдык. Берничә көн эфирга тапшыруның иң яхшы чыгарылышларын куячакбыз. Барлык хезмәткәрләр дә медицина тикшеренүе үткәч, аларның һәм башка коллегаларның хәвефсезлегендә шик булмаганда тапшыру чыгарылышлары тергезеләчәк”.
Тапшыруның баш мөхәррире Наил Юнысов үзен яхшы хис итүен хәбәр итә. Шулай да ул ике тапкыр коронавируска тест тапшырган. Беренче көнне тапшырган тест нәтиҗәсе уңай булса, икенче көнне икенче лабораториядә тапшырган тест кире нәтиҗә күрсәткән. Әлеге вакытта алып баручы өченче тапкыр анализ тапшырырга җыена.
Читайте нас: