Кинәт башланып, тиз көчәюче 1 типтагы шикәр авыруыннан аермалы буларак, 2 типтагысына диагноз куелганчы 10-15 ел вакыт уза. Бу шундый авыру – тиешле чаралар күргәндә, сакланганда һәм табибларда даими тикшерелеп торганда, аны булдырмый калу мөмкинлеге зур.
2 типтагы шикәр диабетының билгеләре еллар дәвамында сизелмәскә мөмкин, ә канда һәм бәвелдә шикәр микъдаренең югары булуы табибта тикшерелгәндә кинәт кенә билгеле булуы бар. Табиблар диабетикның портретын болай сурәтли: бу – яше 45тән арткан, артык гәүдә авырлыгыннан интеккән кеше. Билнең калын булуы да шикәр чире белән интегүчеләргә хас билге икән.