Австралиядәге Монаш университеты галимнәре нәкъ менә шундый нәтиҗәгә килгән. Озайлы һәм күләмле тикшеренүләр үткәргәннән соң, алар, аспиринны аз күләмдә, әмма даими куллану пенсия яшендәге кешеләргә онкология авырулары белән яный, дигән.
Тикшеренүдә Америкада яшәүче 2400 һәм Австралиядә гомер кичерүче 16000 кеше катнашкан. Алар барысы да 65 яшьтән өллкәнрәк булган, әмма берсе дә йөрәк-кан системасы авырулары һәм башка сырхаулардан интекмәгән.
Биш ел дәвамында бер төркем кешеләргә көн дә аз-азлап аспирин биргәннәр. Әлеге төркемдә булган пациентларның күбесендә тора-бара яман шеш килеп чыккан. Галимнәр белдерүенчә, аспирин организмның иммунитетын какшата. Яман шешнең 3-4нче стадияләрендәге пациентлар аны эчсә, тиз арада вафат була икән.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Aspirin--yaman-sheshk-kiter-488109/