Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
8 октябрь 2020, 22:40

Коронавирус түлсезлеккә китерә...

Ир-егетләр организмына бу вирус аеруча нык йогынты ясый, дилә

Израиль медицина үзәге галимнәре ачыклаганча, коронавирус белән авырган 13 процент ир-егетләрнең мәниендә коронавирус кисәкчәләре табылган.

Вирус йоктырганнарның яртысында сперматозоидларның саны һәм хәрәкәтчәнлеге хәтта авыруның җиңел формасы вакытында да кимегән. Бу авырудан соң 30 көн узгач та саклана икән.

Вирус организмның регулятор системаларына, шуңа күрә үрчү сәләтенә йогынты ясарга мөмкин, дип ачыклык кертте "Югары икътисад мәктәбе" фәнни-тикшеренү университеты директоры Лариса Попович.

"Югары икътисад мәктәбе" тикшеренү университеты вәкилләре белдерүенчә, "Респиратор дистресс-синдром" берничә өстәмә нәтиҗә бирә, шуларның берсе - репродуктив функция бозылу. Әмма бу теорияне күпсанлы тикшеренүләр белән расларга кирәк ", - ди белгеч.

Фото:LiveJournal.ru
Автор: Гөлия Мөгаллимова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Koronavirus-t-lsezlekk-kiter-490313/

Читайте нас: