Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
8 октябрь 2020, 18:00

Яман шеш, диабет, туберкулез кайсы районнарында күбрәк?

“Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе республикада 24 августта башланган иде. Барлыгы 6 маршрутта бригадалар график буенча торак пунктларга йөри.

Бүгенге көнгә 19 309 кешенең сәламәтлек торышы тикшерелгән, социаль әһәмиятле 523 авыру ачыкланган.
Соңгы бер атнада Уфа маршруты җиде районда булды: Чакмагыш, Архангель, Кырмыскалы, Уфа, Иглин, Нуриман, Благовещен. Әле Кушнаренко районында ярдәм күрсәтелә.
Уфа маршрутындагы 25 табиб 4464 кешене кабул итте. 1857 тикшеренү үткәрелде. 185 кеше маммография, 1672 кеше флюорография үтте. Үткән атнада 1041 кеше кабул ителеп, 209 флюорография үткәрелгән иде. Барлыгы маршрут буенча социаль әһәмиятле 230 авыру очрагы ачыкланды: югары кан басымы 207 кешедә күзәтелде, шикәр чиренә – 22, яман шешкә бер очрак шик тудырды. Үткән атнада диабетка шик 3 кешедә ачыкланды, 33 кешедә югары кан басымы расланды.
Дуван маршрутындагы 25 табиб та өч районда 2471 кешене кабул итте. Салават, Кыйгы, Балакатай районнарында яшәүчеләр өчен 1513 тикшеренү үткәрелде. 472 кеше – маммография, 1041 кеше флюорография үтте. Үткән атнада 301 кеше кабул ителеп, 351 тикшеренү үткәрелгән иде. Биредә 41 кешедә югары кан басымы ачыкланды, 1 кешедә шикәр чиренә, 23 кешедә яман шешкә шик туды.
Нефтекама маршрутындагы 18 белгеч җиде районда медицина ярдәме күрсәтте: Бөре, Мишкә, Караидел, Аскын, Балтач, Тәтешле, Яңавыл. Әле бу маршрут Краснокама районында эшли. Бу төбәкләрдә 1941 тикшеренү үткәрелгән: 1071 - флюорография, 870 - маммография. Үткән атнада 927 кеше кабул ителеп, 441 тикшеренү үткәрелгән иде. Биредә 9 кешедә - туберкулезга, 22 кешедә - шикәр чиренә, 8 кешедә яман шешкә шик туган. 21 пациентта югары кан басымы күзәтелә.
Октябрьский маршрутындагы 20 табиб алты районда булды һәм 2458 кешене кабул итте, 2077 тикшеренү үткәрелде. Бүздәк, Шаран, Бакалы, Туймазы, Бәләбәй, Ярмәкәй районнарында яшәүче 698 кеше - маммография, 1379 кеше флюорография үтте. Үткән атнада 399 кеше кабул ителеп, 33 тикшеренү үткәрелгән иде. 89 кешедә югары кан басымы ачыкланды, диабетка – 3, яман шешкә 7 очрак шик тудырды.
Стәрлетамак маршрутындагы 25 белгеч 3231 кешене кабул итте һәм 2059 тикшеренү үткәрелде. Монда 12 кешедә - шикәр чиренә, 5 кешедә - туберкулезга, 13 кешедә яман шешкә шик туды.
Белорет, Учалы, Баймак, Зилаер, Хәйбулла, Әбҗәлил районнарында йөрүче Белорет маршрутындагы 21 белгеч 3642 кешене кабул итте, 2213 тикшеренү үткәрде. 25 кешедә югары кан басымы ачыкланды, 8 кешедә - шикәр чиренә, 5 кешедә яман шешкә шик туды.
“Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсе диагностикасы” мобиль модуле әле Краснокама районында Нефтекама маршруты буенча эшли. Барлыгы 1305 кеше тикшерелгән, бер атнада 98 кешегә тикшеренү үткәрелгән. Яман шеш 11 кешедә ачыкланган, 291 кеше ЭКГ үткән. 26 кеше республика дәваханәсенә өстәмә тикшеренүләргә җибәрелгән.
Республика кардиология үзәгенең кардиология модуле әле Белорет районы буенча Бөрҗән районында эшли. Барлыгы 1334 кеше тикшерелгән, бер атнада 313 пациент тикшеренү үткән.
Күчмә стоматология модуле Зилаер, Хәйбулла, Баймак районнарында яшәүче 301 кешене тикшерергә өлгерде. 315 теш дәваланган, 114 теш алынган.
“Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе кысаларында өлкәннәрне һәм балаларны иммунлаштыру да үткәрелә. 24 августтан башлап 4462 кешегә грипптан прививка ясалган. Аларны 619ы - балалар.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Yaman-shesh-diabet-tuberkulez-kaysi-rayonnarinda-k-br-k-489768/
Фото: twitter.com
Читайте нас: