Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
11 октябрь 2020, 19:50

Куватов хастаханәсе карантинга ябылды

“Хастаханәдә грипп, ОРВИ һәм коронавирус аркасында карантин кертелде”, - дип белдерде баш табиб Шамил Булатов. 9 октябрьдән чит кешеләргә, шул исәптән пациентлар янына килүчеләргә клиник хастаханә территориясенә керү тыелды.

“Бу карар безнең республикада авыруларның артуы белән бәйле. Бу, беренче чиратта, пациентларның да, хезмәткәрләрнең дә сәламәтлеген саклау мәнфәгатьләрендә эшләнде. Без пациентларның туганнарын, якыннарын борчылмаска чакырабыз. Клиникада администраторлар җитәрлек, алар теләсә нинди проблемаларны чишүдә һәм пациентларны озатуда ярдәм итәрләр ", - дип ышандырды баш табиб.
Читайте нас: