“Тестлар турында сорау күтәргәнем очраклы түгел. Агымдагы елның августында үзем коронавирус инфекциясен кичердем һәм дәваханәдә ятып чыктым. Шул вакытта, коронавирусны ачыклау өчен өч тест үттем, ләкин алар тискәре булып чыкты. Тестлар тискәре булса да, минем хәлем начарая барды һәм кискен формада COVID-19 диагнозы куелды. Күпчелек танышларымның тестлары белән дә охшаш күренеш күзәтелде. Сәбәбе нидә? Монда вакыт аралыгы мөһим роль уйный. Әгәр дә кеше авыруның беренче көнендә мөрәҗәгать итмәсә, вирус үпкәләргә төшә. Вирусны борын һәм авыздан алып тикшерәләр. Алар бер- берсеннән шактый аерылып торырга мөмкин. Шуңа күрә авыру башланганнан соң, бер атнадан соң гына тест тапшырса тикшерү борын эчендә вирус барлыгын күрсәтмәскә дә мөмкин. Вирус инде борыннан үпкәгә төшкән була. Нәтиҗәдә тест дөрес диагнозны күрсәтми. Шуңа күрә, беренче симптомнар сизелү белән үк табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк ", - дип кисәтә Роспотребнадзор җитәкчесе.