Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
13 октябрь 2020, 13:15

“Бәллүр” балага операция ясаганнар

Республика балалар клиник дәваханәсендә кичә, 12 октябрьдә, тәүге тапкыр “бәллүр” балага операция ясаганнар.

(“бәллүр” дип сөяк тукымалары тиешле дәрәҗәдә ныклы булмаган генетик авырулы кешеләрне йөртәләр, шул сәбәпле аларның кул-аяклары еш сынучан була).
Операция турында социаль челтәрләрдә хәбәр итәләр. Аны Уфа ортопед-травматологлары Санкт-Петербургның Г.И. Турнер исемендәге балалар ортопедиясе һәм травматологиясе институтының артрогрипоз бүлеге мөдире Дмитрий Буклаев белән берлектә ясаган.
“Консерватив ысуллар, кызганычка каршы, 100% нәтиҗә бирми. Безнең клиникада сөяк тукымасының тыгызлыгын арттыра торган препаратлар кулланыла. Бу үз чиратында сөяк деформацияләрен, кул-аякларның еш сынуларын булдырмаска мөмкинлек бирә”, – диелә постта.
Шундый катлаулы операцияләр Владимир Путинның 2018 елның май указларына ярашлы булдырылган “Сәламәтлек саклау” милли проектына ярашлы гамәлгә ашырыла.
Читайте нас: