Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
20 октябрь 2020, 17:25

Коронавирустан терелгәннән соң ничек аякка басарга?

Республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин коронавирус белән чирләп терелгәннән соң ничек реабилитация үтәргә кирәклеге турында сөйләде.

Аның әйтүенчә, иң мөһиме – пациентны терелтү, әмма хәлсез организмны тернәкләндерү дә мөһим чараларның берсе булып тора.
“Реабилитация вакыты чирнең ничек үтүенә бәйле. Бу процесс уртача берничә атнадан бер елга кадәр сузылырга мөмкин, – ди министр. – Коронавирус белән чирләп терелүчеләргә игътибарларын тәү чиратта үпкәләрнең эшчәнлеген тергезүгә, канны кислород белән туендыруга, мускуллар көчен ныгытуга юнәлтергә кирәк. Үпкәләрдән какырык чыгуны да игътибар белән күзәтү мөһим. Яхшы якка үзгәреш юк икән, табибка мөрәҗәгать итегез, үпкәләрне кабаттан тикшертегез (КТ, рентген)”.
Чирдән соң ничек аякка басарга соң?
– Дәвалаучы табиб язган даруларны кабул итәргә;
– сулыш гимнастикасы эшләргә;
– гиподинамиядән качарга, ягъни күбрәк хәрәкәтләнергә һәм саф һавада йөрергә;
– сәламәт тукланырга, кирәк булса, витаминнар кабул итәргә;
– эмоцияләрдән арына белергә кирәк.
“Стресс организмдагы кире процессларны көчәйтә генә. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Барыгызга да сәламәтлек!” – дип тели республика халкына Максим Забелин.
Читайте нас: