Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
21 октябрь 2020, 14:00

Иң күп корбан кайсы илдә?

Русиядә, җан башына бүлеп исәпләгәндә, коронавирустан үлем очраклары Европада иң югарысы булырга мөмкин.

Бу хакта "Росстат"ның элекке хезмәткәре Алексей Ракша белдергән. Аның сүзләренә таянып “Коммерсантъ” язганча, коронавирус буенча көндәлек статистика корбаннарның чын санын чагылдырмый.
Ракша сүзләренчә, рәсми мәгълүматларны "өчкә тапкырларга кирәк". "Русиядәге үлүчеләрне җан башына бүлеп исәпләгәндә, бу санның Европада иң югарысы булу куркынычы бар", - дип белдергән ул.
Алексей Ракша Русиядә, рәсми мәгълүматлар буенча, апрельдән августка кадәр якынча 46 мең кеше үлгән, дип сөйләде (коронавирус барлык очракларда да үлемнең төп сәбәбе буларак күрсәтелми). Бу сан коронавирус белән бәйле вәзгыять буенча оперштабның үлүчеләр турындагы мәгълүматларыннан ике тапкырга диярлек артык: пандемия вакытында Русиядә COVID-19дан 24 366 үлгән дип раслана.
Халык санына күчереп исәпләгәндә, Русия коронавирустан үлем буенча Испания һәм Бөекбританиягә якынлаша. Үлемечле очракларның иң күбе шушы илләрдә.
"Росстат"та киңәшче булган Алексей Ракша июльдә эшеннән алынды. Үзенең эштән китүе турында ул, "Росстат" эшчәнлеген тәнкыйтьләгәннән соң китүне сорадылар, дип белдергән.
Фото:ТАСС.
Чыганак https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/I-k-p-korban-kaysi-ild-507257/
Читайте нас: