Белгеч әйтүенчә, вируска каршы препаратлар, антибиотиклар, витаминнар дәүләт даруханәләрендә бар. “Вакыты белән кешеләрнең, зур ажиотаж тудырып, вируска каршы даруларны, антибиотикларны, салкын тиюгә каршы препаратларны алуы күзәтелә. Безнең зур контрактлар бар, алар буенча даруларны кайтарабыз һәм даруханәләргә таратабыз. Кирәкле ассортиментның гел булуын тәэмин итәргә тырышабыз, – дип белдерә Әлфия Рәхмәтуллина. – Ләкин маркировка белән проблема бар: дарулар хәрәкәтен мониторинглаучы Бөтенрусия мәгълүмат системасы тайпылышлар бирә”.
“Коронавир” да дәүләт даруханәләрендә бар, ләкин аны сату вакытлыча туктатылган, ди белгеч. Яңадан теркәү бара, хакы төшәчәк, тиздән сатуга чыгачак.
Градусникларга килгәндә, электрон термометрлар тулы күләмдә сатыла, проблема юк. Терекөмешле градусниклар хәзер бөтенләй җитештерелми, әле калганнары кайткалый, яңа партияләр булмаячак.
Медицина битлекләре күп, дефицит юк. Хакы - биш сумнан. Перчаткалар да күп. Антисептиклар төрле күләмдә сатыла.