Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
25 октябрь 2020, 17:50

Илленче корбан. Кем ул?

Башкортстанда пандемия башланганнан бирле COVID-19 белән зарарланган кешеләр саны 10 247гә җиткән.Соңгы тәүлек эчендә тагын 80 авыру теркәлгән.

Стопкоронавирусрф. мәгълүматларына караганда, 25 октябрьгә үлем статистикасын COVID-19 диагнозы расланган тагын бер кеше тулыландырган. Шул рәвешле корбаннарының гомум саны – 50 кеше.

Илленче корбан - 50 яшьлек хатын. Аның тагы да авырулары булган: беренче дәрәҗә симерү, 3 дәрәҗә атеросклероз, эчке органнарның паренхиматоз дистрофиясе.



9 370 кеше савыккан (+50 соңгы тәүлек эчендә). 827 кеше дәвалана: 187се – стационарларда, 640ы авыруны җиңел формада кичерә, алар амбулатор дәвалауда, дип хәбәр иттеләр республика оператив штабында.
Читайте нас: