Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
26 октябрь 2020, 18:10

Кайбер районнарда диспансеризация туктатыла

Бүген Башкортстанда коронавирус йоктыручыларның рәсми саны 10330 кеше дип исәпләнә. Алдагы көннәрдә бу сан үсәчәгенә шик юк.

Шуңа республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирус инфекциясе аркасында эпидемиологик хәл катлаулы һәм амбулатор-поликлиника тармагына йөкләмә арткан районнарда диспансеризация һәм профилактик күренүләр үткәрүне вакытлыча туктатып торырга тәкъдим итте. Бу хакта бүген, 25 октябрьдә, хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә сәламәтлек саклау министры Максим Забелин белдерде.
Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров әлеге тәкъдимне хуплады. “Диспансеризация – әлбәттә, мөһим эш, әмма әле табибларның күбесе коронавирусны дәвалауга җәлеп ителгән, – диде ул. – Шуңа муниципалитетлар үзләре карасыннар һәм карар кабул итсеннәр”.
Диспансеризация һәм профилактик карауларны үткәрүне әлегә 16 ноябрьгә кадәр туктатып торырга планлаштырыла.

Чыганак https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/s-lam-tlek/Kaysiber-rayonnarda-dispanserizatsiya-tuktatila-515186/

Фото: metronews.ru
Читайте нас: