Башкортстанның Сәнәгать һәм энергетика министрлыгы сорау алу үткәргән һәм электрон градусникларның төбәкнең барлык даруханәләрендә дә булуын ачыклаган.
“Термометрлар берничә генә булган даруханә пунктлары буенча запасларны тулыландыру максатында складлар белән сөйләшенгән, мәсьәлә хәл ителгән. Электрон термометрлар дефициты даруханә челтәрендә күзәтелми”, – ди министр урынбасары Тимур Герасимов.
“Башфармация”нең матбугат секретаре Юлия Әделмурзина әйтүенчә, дәүләт даруханәләрендә электрон термометрлар бар һәм аларның запасы даими тутырылып тора. 3000ле яңа партия даруханәләргә 1 ноябрьдә кайтачак, тагын 6000 градусник кайтарылу 16 ноябрьдә көтелә.
Әле терекөмешле градусниклар ил буенча юкка чыгып бара, чөнки алар быелдан башлап башкача җитештерелми.