Медик сүзләренчә, коронавирусның беренче дулкыны башыннан алып дәвалау схемасы үзгәргән – язын кулланылган дарулар көзен нәтиҗәсезгә әйләнгән. Бу хакта ул үзенең Инстаграмында язып чыккан.
Глебов сүзләренчә, бу хәл вируска каршы препарат калетра белән булган. Ул гадәттә ВИЧ-статуслы пациентларны дәвалауда кулланыла. Моңа кадәр калетра коронавируслы пациентларга да булышкан, әмма бүгенге көндә нәтиҗәлелеген югалткан.
Шулай ук табиб тән температурасын төшерә торган классик препаратларны кулланмаска киңәш итә. Болар – ибупрофен, аспирин, вольтарен, диклофенак, нурофен, терафлекс адванса, бруфика плюс ише препаратлар. Глебов фикеренчә, бу төймәләр коронавирусны организмга тагы да ныграк җәлеп итәргә мөмкин. Тән температурасы 38,2 градустан югарырак күтәрелсә, аны парацетамол эчеп төшерергә кирәк, ди инфекционист.
Антибиотиклар һәм иммуномодуляторлар кабул итүдә табиб аерым тукталып үтә. Антибиотиклар вирусларны дәваламый, ә инде иммуномодуляторлар “цитокинлы шторм”ны («цитокиновый шторм») – үлемгә китерүче халәтне – котыртырга мөмкин, ди Глебов. Бу очракта иммун системасы вируска гына түгел, организмның сәламәт күзәнәкләренә дә һөҗүм итә.
Чыганак https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/koronavirus/Koronavirusta-bu-darularni-kabul-it-rg-yaramiy-524201/