Шулай ук 281 студент һәм 252 студент практик күнекмәләр үзләштерер өчен “табиб-терапевт ярдәмчесе” һәм “табиб-педиатр ярдәмчесе” вазифаларына юнәлтелгән.
29 октябрьдән Уфаның медицина учреждениеләренә “Промед” системасында эшләр өчен 22 студент юнәлтелгән, алар урта медицина персоналы вазифаларына урнаштырылган. Бу исә студентларга практиканы көннең беренче яртысында үтәргә һәм өстәмә дежур көннәре дә алырга мөмкинлек бирә.
“Башфармация” предприятиесендә эшләр өчен фармацевтика факультетының 63 студенты (V курс); БРның Роспотребнадзор хезмәтендә эшләр өчен БДМУның медицина;-профилактика факультетының 60 студенты (V курс); 9 ноябрьдән Уфаның белем бирү учреждениеләрендә эшләр өчен 163 студенты (V курс) юнәлтеләчәк.
Исегезгә төшерәбез, Радий Хәбиров бүген атна саен уза торган оперативка вакытында бу эшнең ирекле рәвештә булырга тиешлеген ассызыклады. Дәваханәләрдә эшләргә теләмәгәннәрне анда җибәрергә кирәкми.