Бу хакта 2 ноябрь көнне сәламәтлек саклау министры Максим Забелин Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә хәбәр итте.
Даруларны бушлай алу хокукына
* Бөек Ватан сугышы ветераннары,
* нацист концлагерьлары тоткыннары,
* Ленинград блокадасын кичергәннәр,
* хәрби хәрәкәтләр ветераннары,
* Чернобыль һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә катнашканнар ия.
Алар өчен үткән атнада 700 рецепт язып бирелгән.
Моннан тыш, республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирустан өйдә дәваланучы барлык авыручыларга да даруларны түләүсез бирү өчен федераль акчалар килүен көтә.