Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
4 ноябрь 2020, 19:55

Коронавирус 56нчы корбанын алды

Ул – Уфа шәһәрендә яшәгән хатын-кыз, 1978 елгы. Ковидтан тыш, вафат булучыда хроник бронхит, 2нче дәрәҗәдәге симерү, хроник пиелонефрит күзәтелгән.

Соңгы тәүлектә коронавирус белән чирләүчеләр саны тагын 97 кешегә арткан һәм пандемия башланганнан бирле авыручылар саны 11148гә җиткән.

Бүген унҗиде кешенең хәле авыр, өчесе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппараты астында ята.

261 кеше стационарларда дәвалана, 529ы – өйдә.

Пневмония белән авыручылар саны да арта. Соңгы тәүлектә бу диагноз янә 279 кешегә куелган.

Фото: en.tgchannels.org
Чыганак https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Koronavirus-56nchi-korbanin-aldi-529115/
Читайте нас: