Белгеч билгеләвенчә, бу ул кадәр үк сирәк сипмтом түгел икән. Төркия галимнәренең күптән түгел генә үткәргән тикшеренүләренә ярашлы, 172 сынау үткән пациентның 31ендә (сынау үткәннәрнең 18%) шушы билге күзәтелгән. Аннары, коронавирусны җиңел кичергәннәрдә дә шушы симптом булган. Әмма бу билге гадәти ОРВИ белән авыручыларда да булырга мөмкин. Әгәр колак тыгылу берничә көннән соң үтми икән, авырту тойгысы да барлыкка килсә, димәк табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк,дип искә төшерә Пшеничная.
Ә инде коронавирус чирен башка авырулардан аерып торган билге – ис сизү һәм тәм тоюны югалту. Ис тоюны вирус йоктыручыларның 75-80% югалта. Гадәттә бу симптом 3-4 атна дәвамында саклана, әмма ул гел генә коронавирус белән чирләүне аңлатмый һәм башка авырулар билгесе дә булырга мөмкин. Ис югалту грипп яисә ОРЗда да күзәтелергә мөмкин, әмма бу авыруларда ул сирәгрәк очрый.