Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
5 ноябрь 2020, 15:30

Вирус яшьләрне дә алып китә...

Пандемия башланганнан алып республикада вирус йоктыручылар саны 11 меңнән артты.

Бүгенге көндә 261 авыру стационарларда дәвалана. Шуларның 17се - авыр хәлдә, 3 пациент ИВЛга тоташтырылган. 529 кеше чир белән өй шартларында көрәшә.

Кичә республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирус диагнозы расланган 56нчы үлем очрагы хакында хәбәр итте. Чир 42 яшьлек уфалы ханымны теге дөньяга алып китте. Иярчен чирләре арасында аңарда хроник обструкцияле бронхит, 2 дәрәҗә симерү, хроник пиелонефрит булган.

Читайте нас: