Тәтешле хәбәрләре
+1 °С
Кар
Telegram
VK
Антитеррор
Телефоны доверия
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
6 ноябрь 2020, 11:40
Организмны кислородка баета торган унтугыз ризык
Әлеге мәгълүмат коронавирус пандемиясе вакытында аеруча файдалы булыр.
Кан составындагы гемоглобинда кислород дәрәҗәсен арттыру өчен майлы кислоталар ярдәм итә. Кеше организмында майлы кислоталарның күпчелеге барлыкка килми. Шуңа күрә
балык, җитен мае, зәйтүн мае, әстерхан чикләвеге
кебек ризыклар ашарга кирәк. Аларда майлы кислоталар һәм омега-3 маддәсе була. Бу турыда
«Челнинские известия»
хәбәр итә.
Канны кислородка баету өчен антиоксидантларга бай булган ризыклар да ярдәм итә. Бу —
кузаклылар, яфраклы яшелчәләр, кәбестә, алма, груша, лимон, яшелчә соклары, җиләкләр
.
Шулай ук
кишер, авокадо, банан, кара карлыган, сельдерей, сарымсак һәм хөрмә җимеше
(финик) организмны кислородка баета. Әлеге ризыклар икеләтә файдалы, алар кан басымын көйләргә дә ярдәм итә.
Әлбәттә, ризыклар гына организмга ярдәм итеп бетерә алмый. Саф һавада йөрү, физик күнегүләр белән шөгыльләнү, җитәрлек күләмдә су эчү кирәк.
Читайте нас:
Новости партнеров
1 ғинуарҙа саҡ үлемдән ҡалған
На уровне молекул
“Ана капиталы” акчасы калган иде