Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
8 ноябрь 2020, 14:45

. Көн саен бер кеше үлә... Көн саен бер кеше үлә...

БРның Сәламәлек саклау министрлыгы коронавирустан 59нчы пациентның үлүен хәбәр итә. “Таҗлы вирус” 58 яшьлек ирнең гомерен өзгән.

Ведомствода әйтүләренчә, Дүртөйле районында яшәүче ир гипертония һәм хроник пиелонефрит авыруларыннан интеккән булган.
Моңа кадәр соңгы тәүлеккә 103 кешедә яңа коронавирус инфекциясе ачыклануы билгеле булды. Төбәктә вирус йоктыручыларның гомум саны 11 446 кеше тәшкил итә. Бүгенге көндә 259 кеше стационарларда медиклар күзәтүе астында ята. 452 авыру чирне җиңел формада үткәрә. Алар өйләрендә амбулатор шартларда дәвалана.
Читайте нас: