Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
8 ноябрь 2020, 01:05

Мондый ризык канны куерта

Табиб-терапевт коронавирус белән авырганда чикләнелергә тиешле азыкны әйтте.

Коронавирус белән авыручы пациентларга рационда тозлы ризык күләмен чикләргә, шулай ук алкогольле эчемлекләрдән баш тартырга кирәк. Бу хакта Sputnik радиосына биргән интервьюсында Мәскәү табиб-терапевты Филипп Кузьменко белдерде.

Белгеч ассызыклавынча, COVID-19ны дәвалаганда организмда су-тоз балансының дөрес булуы мөһим.

"Тозлы балык, тозлы кыяр һәм башка шундый ризыкларны күпләп ашарга ярамый. Моның урынына күбрәк су эчәргә кирәк. Шулай ук, һәм, иң мөһиме, алкоголь куллануны чикләргә кирәк, чөнки ул, беренче чиратта, организмны сусызландыруга китерә", — дип белдерде Кузьменко.

Табиб билгеләп үткәнчә, тозлы ризык канны куерта, ә бу коронавирус вакытында бик зыянлы.

Фото:gp.by
Чыганак https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Mondiy-rizik-kanni-kuerta-533713/
Читайте нас: