Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
8 ноябрь 2020, 00:50

НТВда "ДНК" тапшыруын алып баручы һәлак булган

Аның белән бергә хатыны да булган.

Александр Колтовойның һәлак булуы турында Mash телеграм-каналы хәбәр итте. "360" каналы мәгълүматлары буенча, аның белән бергә хатыны да үлгән.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Мәскәү өлкәсенең Чкаловский бистәсе янында Cessna җиңел моторлы самолет авария хәлендә җиргә төшеп утырганда ике кешенең гомере өзелгән.

Якынча мәгълүматларга караганда, очып киткәннән соң берничә минуттан двигатель янып киткән. Штурвал артында утырган Колтовой самолетны кырга утырта алган. Ләкин җиргә бәрелүдән ул янып киткән. Авария урынында төшерелгән фотолардан күренүенчә, самолет янып беткән диярлек .

2018 елның апреленнән Александр Колтовой НТВ каналында «ДНК» тапшыруын алып бара барды. Ә агымдагы елның августында аның "Звезды сошлись" программасында Оскар Кучераны алыштыруы һәм Лера Кудрявцева белән бергә әлеге тапшыруны алып баруы билгеле булды.

Фото: мк.ру
Чыганак https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/donja/NTVda-DNK-tapshiruin-alip-baruchi--lak-bulgan-534112/
Читайте нас: