Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
9 ноябрь 2020, 23:05

Теш куйдырып, бәлагә тарымагыз!

Үз тешең булмаганда теш имплантлары куйдырудан да яхшысы юк, әлбәттә. Имплантлар химик активлыгы булмаган материалдан эшләнә. Ул теш тукымасы белән реакциягә керми, таркалмый. Шуңа да имплантның озак вакыт авызда булуы куркыныч тудырмый.

Гадәттә, операция җиңел кичерелә. Шулай да табибның квалификациясе җитешмәү, процедураны дөрес башкармау, зур күләмдә анестезия кертү, препаратларга аллергия реакциясе сәламәтлеккә зарар китерергә мөмкин.

Теләсә нинди операциядәге кебек үк, бу процедураның да киңәш ителмәгән аерым шартлары бар. Ешрак шулары очрый:
- эчке бизләр системасы чирләре;
- остеопороз;
- кан ясалу һәм бәйләгеч тукыманың яңадан тергезелүе проблемалары;
- төрле яман шеш авырулары;
- йөрәк, бөер эшчәнлегендә тайпылышлар;
- ВИЧ-инфекция, В һәм С гепатиты булуы.

4 процент тирәсе пациентта операциядән соң тискәре үзгәрешләр пәйда була. Инфекция кереп, ялкынсыну барлыкка килергә мөмкин, яки эш кораллары тиешле тәртиптә стерильләштерелмәгән булса да проблема көт тә тор. Имплантация вакытында танауда, я тамакта йогышлы чир билгеләре булса да, бу, шулай ук, организмда көтелмәгән тайпылышларга китерергә мөмкин.

Имплантны дөрес утыртмасалар, шуның нәтиҗәсендә ул күчеп йөрергә мөмкин. Нерв зарарланып, ияк, иреннәр я тел оюына сәбәпче була ала.

Кайчагында, теш имплантын утыртканчы, уртларны ясалма рәвештә ныгыталар. Моның өчен дә югарыда телгә алынган искәрмәләрне игътибарга алырга кирәк.

Ә иң яхшысы – мөмкин булган кадәр үз тешләрегезне сакларга тырышыгыз!
(Видеода теш куйдыру буенча уңышсыз операциядән соң килеп чыккан хәлләр тасвирлана.)
Фото: infozub.ru
Читайте нас: