Бөерләрдә һәм бәвел юлларында таш утыру чире шактый еш очрый. Таш утыру, бөер ялкынсынуыннан кала, иң еш теркәлә торган авыруларның берсе.
Бәвел ташлары органик һәм минераль тозлардан ясала. Гадәттә, алар фибриннар, укмашкан кан, бактерияләр, төрле чит элементлардан хасил була, икенче төрле итеп әйткәндә, үзәк ролен уйныйлар. Әкренләп, шушы үзәк тирәли таш утыра башлый. Ләкин бу һич тә гади кристаллашу процессы гына түгел, ә монда тоз кристаллары цемент белән ныгытылгандай укмаша. Шунлыктан, бу ташлар елга ташы кебек үк каты булалар.
Организмда тозларны эретә торган, каршы торучы коллоидлар җитәрлек булганда, ташлар хасил булмый. Шулай ук бөернең лимфа әйләнеше тиешле дәрәҗәдә булганда да бөердә һәм бәвел юлларында таш “үсми”, чөнки таш ясаучы тозлар даими юылып төшеп тора. Моннан тыш, бөердә таш ясалуга төрле факторлар да тәэсир итә: тумыштан аномалияләр (ягъни, туганда ук бөернең нормаль эшләмәве), төрле ялкынсынулар (пиелонефрит, уретерит, цистит кебек авырулар), бәвел юлларындагы чит нәрсәләр, травмалар.