Ни өчен медицина битлеге кию мотлак?
Яз айларында ук Владимир Путин төбәк башлыкларына эпидемиологик хәлгә карап, төрле чикләүләр кертергә хокук бирүче указга кул куйды.
18 мартта Радий Хәбиров “Югары әзерлек” режимын кертү хакында”гы указга кул куйды. Указга күпсанлы үзгәрешләр керттеләр, әмма бер нәрсә үзгәрешсез калды – республика территориясендә кешеләр өйләреннән тышта, җәмәгать урыннарында, транспортта, таксида битлек һәм перчатка кияргә тиеш.
Октябрь ахырында битлек режимы бөтен илдә мәҗбүри таләпкә әйләнде. Бу киңәш түгел, ә үтәлергә тиешле таләп. Режимны бозучыларга карата төрле күләмдә штраф каралган. Башкортстанда ул кешеләр өчен 1 меңнән алып 5 мең сумга кадәр, юридик берәмлекләр өчен 50 меңнән алып 200 мең сумга кадәр.
Указда төбәк Башлыгының имзасы юк. Бу законлы гамәлме?
Указ тексты файлында чыннан да имза юк һәм закон буенча ул анда кирәкми дә. РФ Конституциясенә ярашлы кеше хокукларына һәм ирегенә кагылышлы барлык законнар да халыкка рәсми рәвештә җиткерелергә тиеш. Һәр төбәктә рәсми рәвештә җиткерүнең үз кагыйдәләре бар. Башкортстанда ул npa.bashkortostan.ru сайты. Анда дөнья күргән икән, димәк документ имзаланган һәм юридик көчкә ия дигәнне аңлата.
Битлексез йөргән өчен кем протокол төзи ала?
Бу федераль стурктура вәкилләре: МВД, Росгвардия, МЧС,шулай ук кайбер республика министрлыклары һәм ведомстволары хезмәткәрләре.
Коронавируска каршы дарулар кемнәргә бирелә?
Дарулар авырган кешеләрнең барысына да биреләчәк, әмма дәвалаучы табиб рецепты буенча гына. Препаратларның исемлеге юк, чөнки барысы да авыруның чирне ничек үткәрүенә һәм нинди хроник чирләре булуына бәйле. Даруларны кече медицина персоналы, шулай ук волонтерлар китерәчәк.
Чирне ачыклау өчен нинди анализ бирү яхшырак?
ПЦР анализы (мазок) беренче тапкыр чир симптомнары сизелеп, 1-5 көн үтүгә билгеләнә. Икенчесе – 10-12 көннән.
ИФА анализы (тамырдан кан бирелә) антитела барлыгын ачыклау өчен чирнең теләсә кайсы стадиясендә бирелә. Антитела чирли башлаганнан соң уртача ике атнадан барлыкка килә.