Соңгы тәүлектә инфекция йоктыруның 113 яңа очрагы теркәлгән.
Әле республика дәваханәләрендә 300 кеше ковидтан дәвалана. Аларның 27се авыр хәлдә, биш кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Инфекцияне чагыштырмача җиңел үткәрүче 524 кеше амбулатор дәвалана.
Бер тәүлектә 52 якташыбыз коронавирусны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 10984.
Кызганычка каршы, соңгы тәүлектә Башкортстанда тагын бер кешенең гомере өзелүгә ковид сәбәпче булды, инфекциядән вафат булучылар саны 63кә җитте.
Бер тәүлектә янә 337 кешедә пневмония ачыкланган. 360 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы 1482051 тикшеренү үткәрелгән, 1432941 кеше ковидка тикшерелгән. Бер тәүлектәге андыйлар саны – 11874, 11564 кеше тест үткән.
Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы