Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
11 ноябрь 2020, 20:30

Коронавирус тагын бер органны зарарлый

Аны ничек сакларга?

Уфаның ковид-госпиатале табибы Глеб Глебов, дәвалау нәтиҗәсендә ашказаны-эчәк тракты органнары зарарлана, дип сөйли. Бу амбулатор дәвалауда булган пациентларның бик күп антибиотиклар кабул итүе белән бәйле. Глеб Глебов бу очракта нәрсә эшләргә кирәклеген белдерә.

— Диарея, баш авыртуы, борчылу, йокысызлык булганда белгечләр ашказаны асты бизен карау өчен УЗИ үтәргә киңәш итә, — ди Глебов.

Шулай ук доктор үзе берничә киңәш бирә, менә алар:

Һичшиксез, канга биохимик анализ тапшырырга, ферментларны карарга кирәк; күп кенә пациентларда авырудан соң шикәр артуы күзәтелә.
Беренче чиратта микрофлораны тергезергә кирәк.

«Панкреатин», «Креон» һәм ашказаны асты бизен җиңеләйтү өчен башка аналоглар куллану мәҗбүри.

Бавырны тергезү өчен "Карсил", "Эссенциале", "Гептрал", "Гептор" үзләрен яхшы яктан күрсәтте.

Сәламәтләнгәннән соң бер айга булса да шикәр куллануны чикләгез.

Савыкканнан соң ике атна дәвамында субфебриль температура 37-37,5 саклана ала.

Д3 витаминын, һичшиксез, тәүлегенә 5000 мг дозада кабул итәргә кирәк.

Хәлегез яхшыруын тойсагыз, кабаттан КТ эшләргә кирәкми, савыгу озайлы процесс, ә КТ дәвалану процедурасы түгел.

Ютәл коронавирус вакытында зыян күрә торган ашказаны-эчәк тракты проблемасы аркасында булырга мөмкин.

Глеб Глебов Зубово авылында ковид-госпитальдә эшли. Ул үз блогын алып бара, анда кешеләргә инфекция турында сөйли.

Фото: уфа1.ру
Чыганак https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Koronavirus-tagin-ber-organni-zararliy-539879/
Читайте нас: