Узган атнада “Әкият” балалар бакчасында сәламәтлеге мөмкинлекләре чикле балалар өчен “Чиксез бассейн” дип аталган адаптив йөзү программасы старт алды. Әлеге проект "Алга, Сибай!" урындагы иҗтимагый оешмасы ярдәме белән быел Президент грантлары конкурсында җиңүче булды.
Бассейнда грант акчасына (840715 сум) уңайлы мохит булдырылган: махсус баскыч, уңайлы тотынгычлар, инвалид кәнәфие, суга имин төшү-күтәрелү механизмы сатып алынган.
Үзенчәлекле балалар белән бассейнда педагог Анна Чухрова шөгыльләнәчәк, ул Мәскәүдә «Гидрореабилитация, адаптив йөзү» юнәлеше буенча укыту узды. Чарада ул балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән күрсәтмә уен дәресләре үткәрә.
- Һәрбер яшь йөзүче өчен табиблар киңәше, авыруның катлаулылыгын исәпкә алып аерым методика эшләнде, - ди Анна Чухрова. - Йөзү балаларның һәрьяклап үсеше, аларның сулыш һәм йөрәк-кан тамырлары системаларын чыныктыру өчен файдалы. Шунысы мөһим: балалар бакчасы базасында мөмкинлеге чикле булган балаларны тернәкләндерү өчен барлык кирәкле шартлар тудырылган, алар булган тайпылышларны төзәтергә генә түгел, аларның социаль активлыгын арттырырга да мөмкинлек бирә.