14 ноябрьгә булган мәгълүматларга караганда, тәүлек эчендә пневмония белән авыручылар саны рекордлы 368 кешегә җиткән, дип хәбәр итәләр республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында. Тәүлек эчендә дәваханәләрдән 358 кеше савыгып чыккан.
COVID-19 белән зарарланган кешеләрнең гомум саны - 14 ноябрьгә 12 210 очрак. Соңгы тәүлектә диагноз Башкортстанның 114 кешесендә лабораториядә расланган.
Билгеле булуынча, быел дәваханәдән тыш пневмониядән үлүчеләр саны узган елдагы белән чагыштырганда икеләтә арткан. Агымдагы елның гыйнварыннан октябрь аена кадәр - бу диагноз белән 1505 кеше, 2019 елның шул ук чорында Башкортстанда 860 кеше үлгән.
Шулай ук, Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин әйтүенчә, пневмониядән прививка COVID-19дан сакламый. Министр билгеләвенчә, пневмококктан вакцина беренче чиратта пневмококк пневмониясе китереп чыгара торган микроорганизмнардан саклау өчен билгеләнгән.