Табиб Сергей Грошев белдерүенчә, күпләр коронавирус белән авырулары хакында белми дә. Кешеләр еш кына COVID-19ны салкын тию белән бутый. Бу хакта "MedikForum.ru." порталы яза.
Белгеч коронавирусны башка авырулардан аеручы дүрт билгене әйтте. Өстәвенә, бу симптомнар терелгәннән соң да сакланып калырга мөмкин. Сүз ис һәм тәм сизмәү, ютәл, тын кысылу, хәлсезлек турында бара.
Табиб белдерүенчә, авыруның ютәл һәм тын бетү кебек билгеләре озак вакыт сакланырга мөмкин. Бигрәк тә үпкә тукымасы шактый күләмдә зарарланган кешеләрдә.
"Пациентларны реабилитацияләүне авыруның беренче көннәреннән үк башлануы мөһим. Әлбәттә, организмны тергезү ысуллары авыруның хәленә һәм канның кислород белән туену дәрәҗәсенә бәйле”, - дип билгеләде Сергей Грошев.
Фото:letidor.ru