Ата-аналары белдерүенчә, балаларның хәле 16 июль иртәсендә үк начарайган. Башта дәваханәгә 30 баланы алып киткәннәр, аларда югары температура, диарея һәм косу күзәтелгән. Аннары калган балаларны да илткәннәр. "Алар диетик туклануда иде", ди балаларның ата-аналары.