Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
1 гыйнвар 2021, 02:00

МИЛЛИ ПРОЕКТЛАР ХАТЫН-КЫЗЛАР, СӘЛАМӘТЛЕГЕГЕЗ НИЧЕК? Хатын-кызлар, сәламәтлегегез ничек?

Соңгы елларда бу авыруның артуы күзәтелә.

Табиблар соңгы елларда хатын-кызларда аналык бугазында яман шеш билгеләре артуын белдерә. Ул хәзер иң күп таралган авыруларның берсе. Ел саен бу авырудан тугыз меңнән артык хатын-кыз җан тәслим кыла. Җитмәсә, ул 39 яшькә җитеп килүче хатын-кызларда нык күп очрый икән.
Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында шушы проблема турында сөйләштеләр.
Онкология бездә еш очрый. Ул 2,3% белән югары дәрәҗәдә кала килә.
2020 елда Башкортстанда “Сәламәтлек” милли проекты кысаларында яңа тикшерү ысуллары кулланып, 30-65 яшьлек хатын-кызларда шушы авыру билгеләрен ачыклау буенча тикшерүләр үткәрәчәкләр.
Төбәк башлыгы Радий Хәбиров белдерүенчә, киләсе елда да бу авыруны иртә чорда ачыклау программасын финанслау дәвам итәчәк.
Чыганак: Панорама
Фото: Belvaspata.pro Uterus2.ru
Читайте нас