Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
20 февраль 2023, 13:47

Бөер синдромлы геморрагик бизгәк

. Эшкә яраклы ир-атлар (20-40 яшь) авырый.

Бөер синдромлы геморрагик бизгәк

Елена Солтанова, табиб-инфекционист

Бөер синдромлы геморрагик бизгәк – кискен вируслы табигый авыру. Ул гомуми интоксикация, геморрагик синдром һәм бөерләрнең зарарлануы рәвешендә күзәтелә. Авыруның күп исемнәре бар: геморрагик нефрозонефрит, эпидемик нефрозонефрит, корея, ерак көнчыгыш, маньчжур, урал, закарпат, ярославль һәм тула геморрагик бизгәге, скандинавия эпидемик нефропатиясе, Чурилов авыруы, тычкан бизгәге. Тычкан бизгәге тышкы мохиттә 4 градустан 20 градуска кадәр чагыштырмача тотрыклы. Авыру кешеләрдән алынган канда 4 градуста 4 тәүлектән артык саклана.

Эпидемиология

Бөер синдромлы геморрагик бизгәк –Русиядә барлык табигый-чыганак инфекцияләре арасында һәм географик таралу дәрәҗәсе буенча алдынгы урынны алып торучы инфекция.

Шулай ук «эпидемик кабынулар» да билгеләнә. Эшкә яраклы ир-атлар (20-40 яшь) авырый, чөнки авыру күпчелектә авыл хуҗалыгы һәм урман төзелеше эшләре барышында, ау, балык тоту, туризм вакытында йога. Авыру өчен җәйге-көзге сезонлылык хас.

Авыруның патоген чыганагы – төрле хайваннар (якынча 60 төр имезүчеләр). Ләкин вирусның төп хуҗаларына түбәндәге хайваннарны кертер­гә мөмкин: кыр тычканы, соры һәм кара күселәр, соры кыр тычканының төрләре. Әйтергә кирәк: зарарланган кеше эпидемиологик куркыныч түгел.

Инфекциянең төп чыганагы — кыр тычканы.

Патоген хайваннар тормышы продуктларын үз эченә алган бактерия аэрозолы белән берлектә, өске сулыш юллары аша кешенең үпкәсенә эләгә, аннан соң кан аша башка органнарга тарала.

Клиник билгеләр

Йогудан алып беренче билгеләре барлыкка килүенә кадәр уртача 7-10 көн (иң күбе 40 көнгә кадәр) уза. Авыруның 4 этабын билгелиләр:

  • кызу этап;
  • олигурик этап;
  • полиурик этап;
  • реконвалесценция.

Авыру температураның 39-41 градуска кадәр күтәрелүе һәм интоксикация синдромы симптомнары белән кискен башлана: күңел болгану, косу, сүлпәнлек, гомуми хәлсезлек, йокы бозылу, анорексия күзәтелә. Авырулар баш авыртуына, кул-аяк мускулларындагы, бөтен тәндәге, күз алмалары хәрәкәтендәге авыртуларга, күз алдында нокталар сикерешүгә зарлана. Пациентларны еш кына бөер проекциясе авыртулары борчый. Авыруның 2-3нче көнендә йомшак аңкауның лайлалы катлавында геморрагик энантема, ә 3-4 көннән култык асларында, күкрәктә, муенда һәм биттә петехиаль тимгелләр чыга, камчы белән сугуга охшаган сызык­лар барлыкка килә. Шулай ук тиредә зур кан савулар күзәтелә. Соңыннан борыннан, аналыктан, ашказаныннан кан агулар барлыкка килә, ә бу исә үлемгә китерергә мөмкин.

Комплекслы дәвалау стационар шартларда гына, симптоматик, төп патогенетик синдромнарны — интоксикация, геморрагик синдромны, кискен бөер җитешсезлеген, ДВС синдромын төзәтүгә юнәлтелгән булырга тиеш.

Профилактика

Табигатькә чыкканда, бакчада эшләгәндә һәм хайваннарны караган вакытта йогышлы авыруларны профилактикалау өчен түбәндәге гади кагыйдәләрне истә тотарга һәм үтәргә кирәк:

  • ял итү өчен ачык урыннарны, болынлыкларны, чүпсез, ауган агачлар булмаган җирләрне сайларга. Ял итү урыннарын чүп-чар һәм кимерүчеләрне җәлеп итүче азык калдыклары белән пычратмаска;
  • азык-төлек һәм су запасларын ябык савытларда сакларга;
  • суны билгесез һәм төзек булмаган чыганаклардан эчмәскә, чишмә суын эчәр алдыннан кайнатырга;
  • кимерүчеләрне кулга тотмаска, шәхси гигиена кагый­дәләрен үтәргә (ашау алдыннан кулларыгызны юарга);
  • бакчада эшләгәндә, хайваннарны караганда саклагыч кием һәм перчаткалар кулланырга;
  • хуҗалык корылмаларының һәм торак биналарның кимерү­челәргә каршы торучанлыгын тәэмин итәргә, моның өчен нигездәге, диварлардагы һәм идәннәрдәге җимереклекләрне кимерү­челәрнең зарарлануына чыдам материаллар белән вакытында бетерергә, вентиляция тәрәзәләрендә күзәнәк үлчәмнәре 10х10 миллиметрдан артмаган челтәрләр урнаштырырга ;
  • бүлмәләрне юу һәм дезин­фекцияләү чаралары ярдәмендә вакытында дымлы җыештыру үткәрергә;
  • территорияне чүпләмәскә һәм аның чүп үләне белән кап­лануына юл куймаска;
  • торак биналарда, корылмаларда һәм бакча участокларында кимерүчеләргә каршы көрәш буенча системалы чаралар үткәрергә;

Иммунитет һәм прививка

Бөер синдромлы геморрагик бизгәк белән авырган кешедә ныклы иммунитет барлыкка килә. Кабат чирләү очраклары теркәлмәгән. Бу авыруга каршы вакцина яки махсус иммуноглобулин юк.

Автор:
Читайте нас: