Барлык яңалыклар
Сәясәт
9 июнь 2020, 17:55

Пандемиядән закон яклаячак

Русия Президенты Владимир Путин Covid-19 коронавирусы пандемиясе вакытында бизнеска һәм гражданнарга ярдәм турындагы законга имза куйды.#ВладимирПутин


Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган. Бу хакта илнең төрле матбугат чаралары да хәбәр итә.

Аңа ярашлы, эшләмәүче гражданнар өчен яшь ярымга кадәр балага пособие күләме ике тапкыр (6 752 сумга кадәр) арткан.

Үзмәшгуль кешеләр минималь хезмәт хакы күләмендә салым капиталы алачак. Аны бурычны яки салымны түләргә тотарга мөмкин.

Агымдагы елда эш бирүче булмаган һәм коронавирустан зыян күргән тармакларда эшләүче шәхси эшкуарлар өчен страховкалау кертемнәре суммасы бер минималь хезмәт хакы күләмендә — 20 318 сумга кадәр кими.

Моннан тыш, аеруча мөһим эшләр, аерым хезмәт шартлары һәм өстәмә йөкләнеш өчен Covid-19 белән эшләүче медицина хезмәткәрләренә дәртләндерүче түләүләр НДФЛдан азат ителә.

Шулай ук пандемия вакытында аеруча зыян күргән тармак кече һәм урта бизнесы күчемсез милек арендалау килешүләрен югалтылган табышны капламыйча гына өзә алачак.

Фото: "Кремлин.ру"
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Pandemiyad-n-zakon-yaklayachak-310838/?sphrase_id=26327
Читайте нас: