Бу хакта РИА Новости агентлыгына дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков хәбәр итте.
Кремль вәкиле сүзләренчә, материалны бастыру сроклары турындагы карарны Путин шәхсән кабул итәчәк.
Икенче Бөтендөнья сугышы турында мәкалә язарга ниятләве турында Президент журналистларга зур матбугат конференциясе барышында сөйләгән иде.Быел Бөек Ватан сугышы тәмамлануның 75 еллыгы. Әмма пандемия аркасында Җиңүнең традицион парадын 9 майдан 24 июньгә күчерергә туры килде. Бу көнне Путин, хезмәт хакын саклап, ял көне дип игълан итте.
24 июньдә бәйрәм чараларын уздыру 75 ел элек шушы көнне Кызыл мәйданда Җиңүчеләр парады уздырылу белән аңлатыла.