Транспортны, гадәттә, пассажирлар агымы тыгыз булган юнәлешләргә озатабыз. Хәрәкәт интервалын кыскартабыз, яңа маршрутлар ачабыз. 1.5 ел эчендә "Башавтотранс"ны бурычлар көрчегеннән сөйрәп чыгардык. "Алга"ны булдырдык. Аның белән юл хакы 20 сум тора, "тере" акча белән - 28 сум. 20 сум ул - 2016 ел дәрәҗәсендәге юл хакы. Бу карарны үтә күренмәлелеге, электрон түләү мөмкинлеге, хезмәтләндерү сыйфаты югары булган өчен кабул иттек. Авырлыкларга карамастан, транспорт реформасын дәвам итәчәкбез. Безнең пассажирлар уңайлы шартларда йөрергә тиеш. Без моңа ирешәчәкбез", - дип язган төбәк җитәкчесе "ВКонтакте"дагы сәхифәсендә.