Барлык яңалыклар
Сәясәт
31 август 2020, 11:35

Радий Хәбиров: " Тот та башыма сук дидем"

Радий Хәбиров ТАССка биргән зур интервьюсында хатынына соңгы чараны кулланырга рөхсәт итүе - үзенә сугарга кушуы турында сөйләгән.

Башкортстан башлыгы журналистка кешеләрдәге яратмаган сыйфатларын атаган: ялганлык, көнләшү һәм вакчыллык. Шулай ук Радий Хәбиров билгеләп үтүенчә, аңа бигрәк тә югары вазифа биләгән кешеләр алдында ялагайланучылар охшамый икән. Ә мондый мөнәсәбәт кайчагында ул кешенең башына "таҗ" кидерергә дә мөмкин. Тик аны шундук бәреп төшерергә кирәк. Шуңа күрә төбәк җитәкчесе, әгәр кинәт аның белән шундый хәл була калса, бу очракта хатыны Каринэ Хәбирова катыша ала, дип сөйләгән.
- Мин, беләсезме, Каринэгә һәрвакыт әйтеп киләм: "Сөеклем, мин бит инде зур җитәкче кебегрәк хәзер. Әгәр дә мин үзем белән соклана башлавымны сизсәң, бита аласың да башыма сугасың. Һәм мине шулай һушыма китерәсең".- дигән Хәбиров.

Читайте нас: