Барлык яңалыклар
Сәясәт
17 сентябрь 2020, 10:35

Башкортстан Башлыгы: "Бу - коточкыч хәл..."

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Шота Руставели урамындагы 34 катлы күпфатирлы торак йорт төзелеше урынына визитын шәрехләп, бу карарның төптән уйланылган булуын әйтте.

- Республика җитәкчесе, әлбәттә, мондый проблемалар белән йөрергә тиеш түгел, мондый йортлар буенча йөрергә вакытым җитмәячәк. Минем башка бурычым – Башкортстанның стратегик үсеше белән шөгыльләнү.

Тик миңа үземә бу эшкә катнашырга һәм йорт төзүне туктату турында карар кабул итәргә туры килде. Кызганычка каршы, безнең команда килгәнче төзүче төзелешкә рөхсәт алган булган. Әмма төзүчеләр белән нормаль диалог алып барырга кирәк.

Уфа хакимияте башлыгы Өлфәт Мансур улы белән сөйләштем инде, ул киләчәктә барлык мәсьәләләрне үзе хәл итәчәк. Шота Руставелида булган нәрсә - бу коточкыч хәл, - дип белдерде Радий Хәбиров.

Фото: Башинформ агентлыгы
Читайте нас: