Барлык яңалыклар
Сәясәт
10 октябрь 2020, 22:00

Уфада яңа парк ачылды

Уфаның Калинин районында тантаналы рәвештә «Первомайский» паркы ачылды. 7 гектарда алып барылган реконструкцияләү һәм төзекләндерү эшләре 724,7 миллион сумга барып басты.

Русиянең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, парк территориясеннән үтеп, үткәрелгән реконструкция нәтиҗәләрен бәяләделәр. Биредә барлык төп сукмакларны саклаганнар, шул ук вакытта берничә яңаны өстәгәннәр, юлның киңлеге паркка килүчеләрнең проектлау һәм алардан файдалану нормаларын исәпкә алып төзәтелгән. Территорияне каплауда функциональ газон кулланылган.
“Первомайский” паркының төньяк-көнбатыш өлешендә спорт зонасы барлыкка килгән. Аңа тамашачылар өчен трибуналары булган 30х60 м зурлыктагы хоккей тартмасы, шулай ук резина җәймәле волейбол, баскетбол һәм теннис мәйданчыклары керә.
Паркның төньяк өлешендә кафе челтәре белән килүчеләр өчен ял зонасы оештырыла. Парк буенча эскәмияләр һәм чүп савытлары алыштырылган. Уфалыларның теләген исәпкә алып, паркта "Сәламәтлек сукмагы" да барлыкка килгән, ул парк территориясе периметры буйлап уза торган гранит валчыктан түшәлгән. Резина өслекле велоюл да бар. "Первомайский" паркында үз "гашыйклар аллеясе" булачак, аның маршруты Калинин районы ЗАГСыннан төрле тематик арт-объектлары булган фотозоналарга кадәр дәвам итәчәк.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Первомайский” паркы республикада иң яхшысы, җәмәгать урыннарын төзекләндерү үрнәге булды, дип билгеләде.
Читайте нас: