Барлык яңалыклар
Сәясәт
12 ноябрь 2020, 10:55

Ноябрьдә рубль нишләр?

Соңгы көннәрдә доллар кабат “уйный” башлады. Моңа АКШтагы сайлаулар да тәэсир итә, әлбәттә. Доллар да, евро да аз булса да аска төште. Алга таба да шулай булыр дип өметләнәсе килә, тик... Белгечләр андый ук оптимист түгел шул. Россиядә эре банкларның берсендә баш аналитик булып эшләүче Михаил Васильев ноябрьдә доллар, киресенчә үсәчәк дип фаразлый.

- Рубль алдагы айда да “хәлсез” булачак. Доллар – 77-82 сум, ә евро 90-95 сум тирәсендә тирбәләчәк. Ә ноябрь азагында доллар – 79 сум, евро 93 сум булыр дип көтелә, - ди белгеч.
Аналитиклар фикеренчә, ноябрь – рубль курсы өчен иң “көчсез” ай. Соңгы 12 елда ноябрь аенда Россия валютасы бары бер тапкыр гына тотрыклы булып кала алган. Гадәттә рубль долларга карата 2,6 процентка көчсезрәк. Моны нефть бәясенең елның икенче яртыеллыгында, беренче алты ай белән чагыштырганда, түбән булуы белән дә аңлаталар. Ел азагында дәүләтнең тышкы бурычны түләү дигән әйбере дә бар. Бу да валютага ихтыяҗ тудыра.
Быел авырткан башка тимер тарак булып коронавирус та икешәр “дулкын” белән әйләнә. Европада авыручылар саны, язгы-җәйге айларга караганда, күп тапкырлар артыграк. Франция, Германия ноябрь азагына кадәр икътисадка тәэсир итә торган нокталарны ябарга карар кылды. Ягъни җәмәгать туклану урыннары, массакүләм чаралар һ.б. акча китерә торган ысуллар туктатылды. Моны алар сәламәтлек саклау министрлыгына ярдәм итү өчен эшли. Аларга – ярдәм булса, Россия нефте һәм газы өчен – бәла. Чөнки чималга ихтыяҗ да кими дигән сүз.
Киләсе елның беренче ике кварталында рубль бераз ныгыр һәм доллар – 73-76, ә евро 86-89 сум торыр дип фаразлана. Моңа ОПЕК килешүенең “йомшаруы”, коронавирустан вакцина уйлап табылуы, дөнья икътисадының акрынлап акка басуы тәэсир итәчәк, ди аналитиклар. Тик бу әлеге дә баягы суга сәнәк белән язылган. Кытайда коронавирус чыккач, курыкмагыз, безгә килми ул, дип тынычландырганнар иде бит. Киләсе елда да берәр нәрсә булмас дип берәү дә әйтә алмый. Безнең ише гади халыкта әллә ни акча булмагач, борчылмыйбыз анысы. Доллар “уйнаганда” байлар ничек йоклыйдыр менә?! Ходай ярдәм бирсен инде үзләренә.
Читайте нас: