Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
19 декабрь 2018, 16:12

Әрибаш халкын ни борчый?

Бүгенге авыл ничек яши? Анда гомер итүче халыкны ниләр борчый? Аңа ничек ярдәм итәргә? Бу сорауларга «бер селтәнүдә» генә җавап табу мөмкин дә түгелдер, чөнки авыл халкын борчыган проблемаларның күп булуы беребезгә дә сер түгел.

Бүгенге авыл ничек яши? Анда гомер итүче халыкны ниләр борчый? Аңа ничек ярдәм итәргә? Бу сорауларга «бер селтәнүдә» генә җавап табу мөмкин дә түгелдер, чөнки авыл халкын борчыган проблемаларның күп булуы беребезгә дә сер түгел.
Әлеге сорауларга җавапларны белгечләр белән бергәләп эзләү күпкә отышлырак. Моны исәпкә алып, шушы көннәрдә район хакимияте башлыгының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Әлфит Мостафин Әрибаш авылы халкы белән очрашты. Гражданнарны кабул итүдә шулай ук Яңавыл почтамты начальнигы Борис Сабирҗанов, үзәк район дәваханәсе баш табибы урынбасары Камил Исмәгыйлев, Кодаш авыл Советы биләмәсе башлыгы Азат Габсәләмов катнашты.
Әрибашлыларны нинди проблемалар борчый соң? Авыл китапханәсе кышкы сезонда җылытылмаган авыл клубы бинасында урнашкан. Димәк, салкын китапханәгә беркем дә килергә теләми, өстәвенә, түбән температурада китап-журналлар сафтан чыга. Китапханәне бүгенге көндә авыл уртасында буш утырган урман хуҗалыгы бинасының бер бүлмәсенә күчереп булмасмы, дигән сорау белән мөрәҗәгать итте авыл китапханәчесе.
Авылда почта бүлегенең юклыгы да, аеруча өлкәннәргә, кыенлык тудыра икән. Шул ук урман хуҗалыгы бинасында почта бүлеген ачуны хәл итеп була. Әмма бу очракта барлык уңай һәм кире якларны бизмәнгә салып карарга кирәк.
Әрибашның фельдшер-акушерлык пункты бинасы искергән. Аны да җылыту авыр. Бу четерекле мәсьәлә тиздән уңай хәл ителәчәк – яңа пункт төзү киләсе ел планына кертелгән.
Очрашуда мәктәп мәсьәләләре дә күтәрелде. Бүген анда 108 бала белем ала. Мәктәп директоры бел­де­рүенчә, белем учагының ки­лә­чәге бар. Шулай булгач, ремонт эш­ләрен дә вакытында аткарып барырга кирәк. Мәктәпнең җылыту системасын ремонтлау һәм өлешчә тәрәзәләрен алмаштыру – алда торган бурычларның берсе.
Барлык мөрәҗәгатьләр дә тикшерелеп, аларның һәрберсе буенча карарлар кабул ителәчәгенә ышандырдылар.
Әлфия СӘЛИМГӘРӘЕВА.
Читайте нас: