Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
14 гыйнвар 2019, 13:25

Эшче һөнәр ияләренең хезмәт хакы артачак

“РИА Новости” агентлыгы хәбәр итүенчә, 2019 елда эшче һөнәр ияләренең хезмәт хакы артачак . Бу хакта “HeadHunter” Русия компаниясенең “Хезмәт хакы буенча мәгълүматлар банкы” проекты җитәкчесе Наталья Данина хәбәр иткән.

Моннан тыш, машина йөртүчеләргә, курьерларга, ваклап сату буенча сатучы-консультантларга, шулай ук b2b өлкәсендә сату менеджерларына ихтыяҗ зур.
- Кадрлар дефициты шартларында эш бирүчеләргә эш эзләүчеләргә хезмәт шартларын тагын да яхшыртырга яки югарырак хезмәт хакы тәкъдим итәргә туры киләчәк, - ди эксперт.
Шулай ук, башкалада да, төбәкләрдә дә мәгълүмати технологияләр өлкәсендә консалтинг, мәгълүматлар базаларын администрацияләү, девелопмент һәм сату хезмәткәрләренә дә яхшы түлиләр.
Эксперт, тулаем алганда, 2018 елда Русиядә барлык эш бирүчеләрнең хезмәт хакын түләүдә тотрыклы үсеше сизелә, дигән нәтиҗә ясаган.
"Кызыл таң" гәзите сайтыннан.
Фото: "Рамблер" сайтыннан.
Читайте нас: