Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
5 февраль 2019, 12:29

Бала күңеле – ак кәгазь...

Узган атнада район реабилитация филиалында Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнарының мөмкинлекләре чикләнгәннәрне реабилитацияләү үзәкләре хезмәткәрләренең семинар-практикумы үтте. Анда Балтач, Нефтекама, Яңавыл, Калтасы районнары белгечләре һәм районның мәгариф бүлеге, мәдәният идарәсе, музыка мәктәбе, балалар иҗаты үзәге җитәкчеләре, «Кояшкай», «Җәйгор» балалар бакчалары тәрбиячеләре, китапханә хезмәткәрләре катнашты.


Чыгышлар мавыктыргыч булып бер-берсенә үрелеп барды. Эльвира Ахунова балаларда бию иҗатын үстерү буенча «Ритм» проекты белән таныштырды, семинар кунак­лары бе­лән дә күнекмәләр үт­кәр­де. Тәрбияче Евгения Гарифуллина «Золушкада кунакта» проекты буенча кызылтүш­ләр ясау буенча мастер-класс үт­кәр­де. Нефтекама реабилитация үзә­ге хезмәткәре Гөлсирен Вә­ли­әх­мәтова камырдан эш­лән­мә­ләр ясарга өйрәтте. Ә Балтач реабилитация филиалы хез­мәт­кә­ре Гөлшат Якупова балалар һәм яш­үсмерләрнең иҗади сә­ләт­лә­рен үстерүдә «Курчак театры» ның әһәмияте темасын күтәрде – балтачлылар курчак театры тәкъдим итте.

Очрашу бер тында үтеп китте. Анда катнашучылар әлеге чараның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләде.


Фәрзәнә Исмәгыйлева.
Читайте нас: